ваш доктор балтаси номер телефона
“Ваш доктор” – үзебезнең табиб!
“Әлеге хыял белән мин күптән яши идем инде. Ниһаять, хыяллар чынга ашты, “Ваш доктор” – халыкка игелекле хезмәт күрсәтә башлады”.
Кариле авылында, нәкъ юл өстендә урнашкан, әле күптән түгел генә рәсми рәвештә ачылган (район халкы бирегә аңарчы ук та агыла башлаган иде инде) “Ваш доктор” медицина үзәгеннән кеше өзелми. Алдан язылып, билгеле бер чират буенча хезмәт күрсәтү, ягымлы караш, чисталык, медицина кирәк-яракларының җитәрлек булуы, тиешле таләпләр, стандартка туры китерелгән җиһазлар, эш бүлмәләре. Бар да уйланылган, пациент файдасына яраклаштырылган.
– Шунсыз булмый, – ди “Ваш доктор” медицина үзәге җитәкчесе Наил Мөхәммәтгалиев.– Әгәр дә тиешле таләпләргә туры килмәсә, лицензия бирмиләр. Шуңа күрә әлеге бинаның эчке өлешен, бүлмәләрен яңабаштан, сызымнарын сызып, ремонтлап чыгарга туры килде. Заманча җиһазлар юнәтү, тәҗрибәле, халык ышанычын аклаган табиблар белән килешүләр төзергә омтылу эссез калмады, – әйбәт кенә эшләп китә алдык: үзәккә пациентлар даими килеп тора, уңай фикерләрен белдереп тора.
Бу урында районда кешегә уңай мөнәсәбәте, ярдәмчел булуы белән танылырга өлгергән, хөрмәткә лаек, игелекле табиб, озак еллар район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшләгән, анестезиолог буларак операция өстәлендәге пациентлар гомеренә җаваплы булган, хирург буларак бик күп (арада катлаулылары күпме булгандыр әле!) операцияләр башкарган Наил Габделхәевичтан “бу кадәрле мәшәкать кирәк идеме сезгә?” дип сорамый калалмадым.
“Мәшәкате мәшәкать белән, халыкка кирәклеге мөһим иде аның. Кешеләрнең ерак юллар үтеп төрле шәһәрләргә медицина тикшеренүләре үтәргә йөрүләренә тыныч кына карап булмый башлады. Бездә бит, үзегез беләсез, бөтен төр заманча җиһазлар да юк, булганнары да искергән. Әлеге өр-яңа бинаның хуҗасы Фәнис Шәрипов тәкъдим итүгә, каршы килмәдем, эшчәнлекне тормышка ашыру буенча йөри башладым. Дөрес, һәммәсе дә җиңелләрдән булмады, әмма, тырыша торгач, нәтиҗәле эшчәнлек тудыра алдык”.
Үзәккә килеп керүгә үк ягымлы шәфкать туташы – Миләүшә Галиуллина кабул итә. Миләүшә 6 ел Казанда “Остеопат” дигән медицина үзәгендә эшләп кайткан Яңгул кызы. Пациентлар белән ничек аралашасын, кайчан-нинди киңәшләр бирәсен, килеп туган хәлләрне ничек җайга саласын яхшы белә. Бүлмәләр, әйткәнебезчә, тиешенчә җиһазландырылган. Махсус УЗИ бүлмәсе бар, анда төрле органнарны карау мөмкин. Үз эшенең остасы, күпчелеккә яхшы таныш невропатолог Камил Низамиевны да пациентлар биредә юнәтә ала.
– Монда шунысы җайлы, ди пациентлар. – Киләсең, табибка күренәсең, бер кат тикшерү узып, диагноз куйганнан соң, табиб дәвасын да яза, шунда ук уколын да, системасын да алып китәргә була.
Моның өчен биредә ике койкалы махсус палата булдырырылган. Кирәкле дару-препаратлар өчен даруханә дә бер адымлык кына. Даруханәгә килгәндә, биредә ассортимент бай, ортопед кирәк-яраклары өчен махсус бүлек бар, бик кирәксенеп, эзләп йөргән кешегә ортопед әйберләрен биредән сатып алырга мөмкин, витринага төрлесеннән күрсәтеп куелган.
Наил Габделхәевичның эш бүлмәсе аерым бер җитәкче кабинеты гына түгел, ә тулысы белән пациентка хезмәт күрсәтүче кече хирургия амбулаториясе. Биредә заманча ФГДС, колоноскопия аппараты урнаштырылган ( әлеге аппаратлардан карау өчен Казанның мәшһүр 7нче шәһәр хастаханәсеннән махсус табиблар чакырыла.) Ашкайнату органнарындагы хилобактерияләрне, әчелекне дә биредә тикшертеп була. Шушында ук кече хирургия эшләре дә башкарыла, әйтик, миңнәрне, папилломаларны алдырту, һ.б.. Югары белем алып, районга кайтып эшли башлаганнан бирле Наил Габделхәевичның шәфкать туташы Гөлсинә Гыймадиева булды. Йомшак кына, ягымлы, пөхтә, үз эшен яхшы белүче Гөлсинә апа “Ваш доктор”да да хезмәт куя. Мөлаем шәфкать туташы Альбина Закирова да биредә.
Медицина инструментларын стерильләү, кан алу бүлмәләрендә эш җиренә җиткерелеп үтәлә. Аерым бер бүлмәдә халык арасында “яхшы табиб” дигән аты таралырга өлгергән теш табибы Раил Рави улы Ибраһимов эшли, бер көн Казанда, бер көн биредә кабул итә: тешләрне дәвалый да, кирәк икән ала да. Алга таба күз табибы, эндокринолог та булыр дип көтелә. Анысы, табиблар мәсьәләсе ихтыяҗга карап хәл ителәчәк, диделәр биредә.
– Мин бирегә әнине алып килдем, – ди коридорда әнисен көтеп утыручы кызы. – Кукмара ягыннан килдек. Икенче мәртәбә килүебез. Бик ошый. Өстәмә анализлар да бирдерттермиләр, артык дару да язмыйлар. Аннан пациентның матди хәленә дә керә беләләр. Балтач кешеләрен якыннан белгәч, аларга бигрәк тә.
Дәваланып йөрүче абзый кеше дә шундый фикердә, җайлы монда, чират та юк, язылган билгеле бер вакытка киләсең, дәваңны аласың, ди.
“Мин беркемнең дә авыруын теләмим, һәркемгә саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, яхшылык кына телим. Ә инде безгә – “Ваш доктор” шифаханә үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр һәрчак дәва тапсын иде”, – дип озатып калды Наил Мөхәммәтгалиев алга таба да яңалыклар белән таныштырып барачагы турында белдереп.
“Ваш доктор”га уңышлы эшчәнлек, пациентларга ныклы сәламәтлек теләп калабыз.
Ваш доктор балтаси номер телефона
🌲Поздравляем всех православных с большим праздником — Рождеством Христовым! Пусть ваша жизнь будет радостной и светлой. Пусть душу согревает любовь, а в доме будут достаток, здоровье, счастье и благодать! 🌲
❤Берегите свое здоровье и здоровье ваших близких❤
Поздравляем с наступающим Новым годом! 🎄
Желаем счастья в Новом году вам и вашим семьям.
❤Берегите свое здоровье и здоровье ваших близких❤
🎄Обращаем ваше внимание на режим работы нашего медцентра в праздничные дни.
❗1 и 2 января выходной.
❗с 3 января обычный режим работы.
❗Предварительная запись по телефону обязательна.
Телефон для справок ( звонить с 8.00 до 17.00): 89272405040.
📌 13, 20, 27 ДЕКАБРЯ в медцентре вы можете пройти обследование ФГДС и колоноскопию, сдать анализы на кислотность, хеликобактер (Helicobacter pylori) и гистологическое исследование биопсийного материала.
📌 13 ДЕКАБРЯ прием ведет ГАСТРОЭНТЕРОЛОГ.
📌 15 ДЕКАБРЯ прием ведет НЕВРОЛОГ, ДЕЛАЕМ УЗИ СОСУДОВ ШЕИ И ГОЛОВЫ.
📌19 ДЕКАБРЯ прием ведет ЛОР.
📌25 ДЕКАБРЯ прием ведет офтальмолог на выявление заболеваний катаракты, глаукомы, заболеваний сетчатки глаз, дальнозоркости и близорукости, выписка очков и компьютерная диагностика глаз детей.
📌26 ДЕКАБРЯ прием ведет ГИНЕКОЛОГ, РЕПРОДУКТОЛОГ (лечение бесплодия).
📌27 ДЕКАБРЯ прием врача ЭНДОКРИНОЛОГА.
📌 По предварительной записи УЗИ всех органов и систем, сосудов верхних и нижних конечностей.
📍По будням каждый день вы можете пройти ЭКГ, забор всех видов анализов с 7:30 до 10:30, получать в/м, в/в, в/в капельно ( по назначению врача).
📍Гирудотерапия ( лечение пиявками).
‼Посещение строго в масках! Просим пользоваться средствами дезинфекции рук и придерживаться дистанции 1,5 метра друг от друга. ‼Сопровождающих просим ждать за пределами медцентра.
❤Берегите свое здоровье и здоровье ваших близких❤
Телефоны для справок:3-15-50, 89272405040.
📍Адрес: Балтасинский район, с. Карелино, ул. Г. Ашрафзянова Д.2А
‼У НАС НОВЫЙ СПЕЦИАЛИСТ 26 СЕНТЯБРЯ ПРИЕМ ВРАЧА ХИРУРГА-ФЛЕБОЛОГА. ДЕЛАЕМ УЗИ ВЕН И КОЛЕННОГО СУСТАВА, СКЛЕРОТЕРАПИЮ, БЛОКАДЫ ПОД УЗИ КОНТРОЛЕМ, ПЛАЗМОЛИФТИНГ.
ПРИНИМАЕМ ТОЛЬКО ПО ЗАПИСИ!
☎8-92-72-40-50-40. 3-15-50