Ничек дога кылырга намаздан сон

Ничек дога кылырга намаздан сон

Ничек дога кылырга намаздан сон. Смотреть фото Ничек дога кылырга намаздан сон. Смотреть картинку Ничек дога кылырга намаздан сон. Картинка про Ничек дога кылырга намаздан сон. Фото Ничек дога кылырга намаздан сон

Социаль челтәрләр

Электрон почта

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Намаздан соң әниләр догалары

“Күпме сукыр кешеләр бар, ләкин алар бармаклары белән генә булса да, Коръәнне укырга тырышалар. Күпме аяксыз кешеләр бар, алар мәчеткә йөрергә бик өметләнеп торалар, ләкин бара алмыйлар. Күпме саңгырау кешеләр бар, алар Коръәни-Кәримне бик тыңлар иделәр, ләкин ишетмиләр. Әлеге кешеләрнең Аллаһы каршында әйтер сүзләре булыр, чөнки аларның берәр кимчелекләре бар. «Ә без сезнең белән нәрсә әйтербез икән?!” дип “Өмет” газетасында язылып чыккан. Хак сүзләр, уйланырлык сүзләр.

Намазны укымас өчен, мәчетләргә йөрмәс өчен нинди генә сәбәпләр тапмыйбыз. Әйе, беркемне дә көчләп гыйбадәт юлына бастыра алмыйбыз. Әмма, үзен мөселман дип таныган кеше дөньялыкта намазларын укырга бурычлы. Без бөтенебез дә шуны яхшы белергә тиешбез: Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә иң беренче итеп намаз уку турында сораячак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисендә болай дигән:

Тәһарәтләнеп, ниятләп, Кыйбла тарафына карап, чын күңелдән намазларыңны башкарып чыксаң, ниндидер илаһи көч аласың, үзең җиңеләеп, күңелләрең тынычлана, сафлана. Чөнки намаздан соң, Аллаһы Тәгаләдән гөналарыңны ярлыкавын, намаздагы булган ниндидер хаталарны кичерүен сорап дога кылабыз. Шулай ук вафат булган ата-бабаларыңа, кыз һәм ир туганнарыңа дога кылу үзе бер бик зур савап. Мәрхүм-мәрхүмәләр рухына догалар ирешеп, алар шатланышалар.

Намаздан соң, догалар укыгач, әниләргә шушы теләкләрне теләргә кирәк:

Йа, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Миңа, балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ахырына кадәр яхшы әни булуны насыйп ит! Кальбемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Миңа балаларыма изге гамәлләр кылырлык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек күңел, рух һәм тән сәламәтлекләрен Син биргән саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Раббым, минем балаларымнан һәм миннән риза бул.

Йа, Раббым! Миңа хәерле сәламәтлек бир, бары тик сәламәт булганда гына мин гаиләмә файдалы була алам. Минем балаларыма карата булган яратуым, шәфкатем, игътибарым белән аларда да миңа карата ярату һәм хөрмәт, ихтирам уят.

Балаларымның күңелләрен рәнҗетмичә, хисләрен саф итеп саклап калу өчен, балаларыма карата гадел һәм тигез карашта булуымны насыйп ит. Балаларыбыз һәрвакыт күзләребезнең нуры булсын.

Йа, Раббым! Рәхмәтең белән ир-егетләребезгә иманлы, чиста нәселдән булган, мөселман хатыннар насыйп ит. Кызларыбызга иманлы, күркәм, әхлаклы, гаиләләрен кайгыртучан, бала һәм хатын хакларын үтәүче мөселман ирләр бир. Йа, Раббым!

Рәхмәтең белән кыямәт көненә кадәр нәселебезне тугры юлда тот. Кешеләр арасында газиз, күркәм колларың булырга насыйп ит.

Әхлак һәм нәсел сафлыгыбызны сакла. Кыямәт көнендә балаларыбызны безнең өчен шәфәгатьче ит, аларның шәфәгатьләрен кабул ит.

Йа, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе! Бөтен нәрсә синең рәхмәтең белән була. Догаларымны кабул ит! Амин! Йа, Раббым! Син һәр барлыкка ризык бирүче! Рәхмәтең белән балаларымны хәләл ризык белән туендыручы, матди һәм мәгънәви нәрсәләрдә хәләл белән хәрамны аеруны насыйп ит.

Һа, Раббым! Син – Гыйлем бирүче! Балаларымда файдалы гыйлем алырга теләк уят, аларны хәерле гамәлләр кылырга сәләтле ит. Начарлык һәм явызлык таратучылар белән бергә булудан куркуны тәрбиялә! Аларны бозык, начар сүзләр, гайбәт сөйләүләрдән сакла. Начар үрнәк алып, тугры юлдан тайпылудан сакла.

Балаларыма яхшы үрнәк булуны насыйп ит. Балаларымның хаталарын дөрес төзәтергә, адашулардан сакларга ярдәм ит. Йа, Раббым! Син – Гафу итүче! Үзеңнең рәхмәтең белән балаларымның тормышына уңышлар бир, ачлык, хәерчелек хәлләреннән сакла. Аларга мәңгелек бәхеткә ирешү кирәк булган һәр нәрсәне бир. Белеп кылган, белмичә кылган гөнаһларын гафу ит, мәрхәмәт ит. Ялгышкан, адашкан вакытларында күкрәкләрен тәүбәгә юнәлт.

Аллаһы Тәгаләм, балаларымны һәр төрле явызлыктан һәм начарлыктан, пычрак нәрсәләрдән, яман кешеләрдән сакла. Фәрештәләреңне аларга юлдаш кыл. Тормышларының ахырына кадәр амәнәттә имин кыл.

Йа, Раббым! Рахман һәм Рәхим булган Аллаһым!

Балаларым өчен сөенү шатлыгы бир. Аларны тормышыма ямь-тәм бирүче, картлыгымда таянычларым ит, кадер-хөрмәтләрен күрергә насыйп ит. Кыямәт көненә кадәр имин нәселдә булуларын бир.

Йа, Раббым! Син – Бар итүче һәм барлыкларыңны саклаучы!

Балаларымны күз тиюдән, сихер-бозым зәхмәтеннән, саңгыраулыктан, сукырлыктан, телсезлектән, акылсызлыктан, бәла-казалардан, авыр хасталардан сакла. Аларны ялкаулыктан, саранлыктан, тар һәм каты күңелле булудан, башка начар холыклардан сакла. Ике дөнья бәхетенә ирештер аларны, мәрхәмәтең белән аларны җәһәннәм утыннан коткар.

Бөтен нәрсә Синең рәхмәтең белән була! Догаларымны кабул ит. Амин!

Барысын да түгел, үзегезгә кирәкләрен сайлап алып, хөрмәтле әниләр, балаларыгыз өчен дога укып, теләкләр теләгез.

Источник

Намазның гамәлләре, укыла торган сүрәләр һәм догалар

Ничек дога кылырга намаздан сон. Смотреть фото Ничек дога кылырга намаздан сон. Смотреть картинку Ничек дога кылырга намаздан сон. Картинка про Ничек дога кылырга намаздан сон. Фото Ничек дога кылырга намаздан сон

Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Һәр намазның беренче рәкәгате түбәндәге гамәлләрдән тора:

1. Тәкбир әйтеп (“Аллаһу Әкбәр”) кулларны күтәрү.

2. Кыям – намаз вакытында басып тору.

3. Кыйраәт – намаз вакытында Коръән уку.

4. Рөкүгъ – намазда билгә тикле баш ию.

5. Каумә ‒ рөкүгътан тураеп басу һәм бераз басып тору.

7. Ике сәҗдә арасында утырып тору.

Икенче рәкәгатьтә өстәмә гамәл барлыкка килә – кагъдә. Кагъдә – икенче сәҗдәдән соң утырып тору һәм махсус дога – “Әт-тәхият” (“тәшәххүд”) догасын уку.

Һәр намазның соңгы рәкәгатендә тагы бер хәрәкәт – сәлам бирү өстәлә. Сәлам – башны башта уңга, аннан соң сулга борып, ике якка да «Әссәләму галәйкүм вә рахмәтуллаһ» сүзләрен әйтү.

1. Иртәнге намаз 4 рәкәгатьтән тора: 2 сөннәт, 2 фарыз.

2. Өйлә намазы 10 рәкәгатьтән тора: 4 сөннәт, 4 фарыз, 2 сөннәт.

3. Икенде намазы 4 рәкәгать фарыздан тора:

4. Ахшам намазы 5 рәкәгатьтән тора: 3 фарыз, 2 сөннәт.

5. Ястү намазы 6 рәкәгатьтән тора: 4 фарыз, 2 сөннәт.

Намазның гамәлләре

Аяк табаннары арасында 4 бармак киңлегендә буш ара калырлык итеп Кыйблага карап басырга, күзләрне сәҗдә урынына юнәлтергә. Ният кылабыз: «Аллаһ ризалыгы өчен бүгенге иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәтен укырга ниятләдем».

«Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп, тәкбир кылырга. Ирләр уч төпләрен кыйблага каратып, баш бармаклары колак йомшаклыгы биеклегенә җиткәнче кулларын күтәрә. Хатыннар уч төпләрен кыйблага каратып, бармаклары кушылган хәлдә, бармак очлары иңбашы биеклегендә булырлык итеп кулларын күтәрә. Ирләр уң кулларын сул кулы өстенә куеп, уң кулның чәнти һәм баш бармагы белән сул кулны беләзеге турысыннан боҗралап тоталар. Шул рәвешле тоташкан хәлдә кулларны кендек астына төшереп куялар. Хатыннар исә уң куллары сул кул өстендә булган хәлдә кулларын күкрәкләренә куялар. Ирләрдән аермалы буларак, хатыннар сул кулларын уң кулның бармаклары белән боҗралап тотмый. Шул рәвешле сез кыямда саналасыз. Кыямда килеш «Сәнә» догасын, «Әгузү бисмилләһне», «Фәтихә» сүрәсен һәм бүтән бер сүрәне рәттән укырга.

«Сәнә» догасы:

Сөбъхәәнәкәл-лааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәс- мүкә вә тәгәәләә җәддүкә вә ләәә иләәһә гайрүк («Аллаһым! Син һәртөрле кимчелектән өстенсең, бөтен мактаулар Сиңа, Синең исемең бик мөбарәк, даның олугтыр, вә Синнән башка илаһ юк, Синнән башкаларга гыйбадәт кылмыйбыз».)

Шуннан соң “әгузү”не һәм “бисмилләһ”не әйтәбез: Әгүүз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. («Аллаһның рәхмәтеннән ерак булган шайтаннан сакланып Аллаһка сыенамын. Бу дөньяда һәркемгә дә шәфкатьле, ә Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе ахирәттә исә мөэминнәргә генә рәхимле булган Аллаһның исеме белән»).

Аннан соң «Фәтихә» («Әлхәм».дип тә атыйлар) сүрәсен укыйбыз: Әлхәмдү лилләәһи раббил-гәәләмиин. Әр-рахмәәнир- рахиим. Мәәлики-йәүмид-диин. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгиин. Иһдинәс-сырааталь-мүстәкыйм. Сырааталь- ләз̣иинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль-мәгдууби гәләйһим үәләд-дааааааллиин. Әмин. («Бөтен галәмнәрнең Тәрбиячесе, Раббысы Аллаһка мактаулар булсын! Ул – мәрхәмәтле, рәхимле. Җәза көненең (Ахирәтнең) Хуҗасы. Бары тик Сиңа гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга күндер. Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер»).

Аннан соң Коръәннән тагы бер өстәмә сүрә укыйбыз. “Ихлас” сүрәсе: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һувәллааһу ахәд. Аллааһус-самәд. Ләм йәлид вә ләм йүләд. Вә ләм йәкүллүһу күфувән әхәд. (“Әйт: Ул – Аллаһ Бер, Аллаһ – Мәңгелек. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм беркем Аңа тиң түгел”).

«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иелергә, ягъни рөкүгъка китәргә, һәм шул хәлдә өч тапкыр әйтергә: Сөбхәәнә раббийәл-гәз̣ыйм. («Олуг Раббымны пакь дип беләм»).

Рөкүгътан тураеп басканда шул сүзләр әйтелә: Сәмигәл-лааһу лимән хәмидәһ («Аллаһы Тәгалә Үзен мактаган кешенең мактавын ишетә»).

Тураеп баскач әйтелә: Раббәнәә ләкәл-хәмд («Әй Раббыбыз, һәрбер мактау Сиңа гына тиеш»).

Сәҗдә – җиргә тикле иелү. «Аллаһү әкбәр» дип әйтеп, башта тезләрне, аннары кулларны, аннан соң маңгай белән борынны идәнгә тидерергә; бу вакытта баш куллар арасында була, аяклар җирдән аерылмый, күзләр борынга карый. Шул хәлдә түбәндәге сүзләр 3 тапкыр кабатлап әйтелә: Сөбхәәнә раббийәл-әгъләә («Бөек булучы Раббымны пакь дип беләм».)

«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп, маңгайны җирдән аерырга һәм тезләнеп утырырга. Куллар тезләргә куела, күз карашы үз алдыңа юнәлгән. Берничә секунд утырганнан соң, «Аллаһү Әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәгә кителә һәм 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтелә. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән (икенче рәкәгатьне кылыр өчен) торып басырга һәм кыямда булган хәлдә кулларны берләштереп кендек астына төшерергә (ирләр) яки күкрәк өстенә (хатыннар) куярга. Шул рәвешле беренче рәкәгать тәмамлана.

Икенче рәкәгать беренчесе кебек үк кылына, бары “Сөбхәнәкә” догасы укылмый, “әгүзе” әйтелми. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз.Куллар тез Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе өстендә, күз карашы үз алдыңда (тезләргә карыйбыз). Шушылай утырган килеш рәттән «Әт-тәхият», «Салават», «Раббәнә әтинә» догалары укыла:

— Әт-тәхиййәәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт. Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтул-лааһи үә бәракәәтүһ. Әс-сәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдил- ләәһиссаалихиин. Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ («Тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә – һәркайсы Аллаһы Тәгалә өчен. Әй Пәйгамбәребез, Сиңа Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Сәлам безгә дә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе»).

— Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм- мәҗиид («Йә Рабби, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син мактаулы һәм олуг зат. Йә Рабби, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син — мактаулы һәм олуг зат»).

— «Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәз̣әәбән-нәәр» («Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла»).

— Сәлам бирү. Элек башны уңга борып, аннан соң сулга борып (күз карашы иң башына юнәлгән), ике тапкырында да сәлам әйтергә: Әс-саләмү галәйкүм вә рәхмәтүллаһ («Сезгә Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын»)

Моннан соң кулларны күтәреп бу дога укыла: Әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәс-сәләәмү тәбәәрактә йәә з̣әл-җәләәли үәл-икраам («Йә Рабби, Син һәрбер бәладән саклаучы һәм тынычлык Синнән генә. Син – мөбарәк Зат, әй олуглык һәм хөрмәт Иясе Аллаһ».)

Шуның белән 2 рәкәгатьле намаз тәмам була.

4 рәкагатьтән торган намазлар уку тәртибе:

а) 4 рәкагатьтән торган фарыз намаз:

1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Беренче утыру: Әт-тәхият.

3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.

4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.

Соңгы утыру: Әт-тәхият, Салли-Барик, Раббана атина.

б) 4 рәкагатьле сөннәт намазлар:

1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Беренче утыру: Әт-тәхият.

3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Соңгы утыру: Әт-тәхият, Салли-Барик, Раббана атина.

Сөннәт намазмын фарыз намазыннан 3 һәм 4 рәкагатьләрдә Фатиха сүрәсеннән өстәмә сүрә укылуы белән аерыла.

Источник

Ничек дога кылырга намаздан сон

Әрвахлар — мәрхүм булганнарга — дога багышлау тәртибе.

«Фатиха» сүрәсен укырга:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».

«Ихләс» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
«Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде.»

«Фәләкъ» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
«Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәәхәсәде»

«Ән-Нәс» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Куль әгүүзү бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәһин-нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсил-ханнәәәс. Әлләзии йү-үәсүисү фии судүүрин-нәәәс. Минәл жиннәти үән-нәәәс.»

ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин.»

(Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе (четверг) кичендә-җомга (пятница) көнендә (тәһарәтләнеп) укырга тырышыгыз).

Источник

Ничек дөрес итеп дога кылырга. Дога кылуга таләпләр

Билгеле булганча, Ислам динендә дога кылу — бик тә җитди һәм катлаулы гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткәнчә, «дога — гыйбадәтнең асылыдыр». Дога кылу гыйбадәте дини тормышыбызда мөһим бер урын алып тора.

Ничек дөрес итеп дога кылырга?

1. Дога кылганда өскә таба кулларны туры күтәрергә, ләкин күзләрне югары текәмәскә кирәк. Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хәзрәтләре болай дигән: «Бер төркем кешеләр намаз, дога кылганда күзләрен күккә текәүдән ваз кичсеннәр, әгәр ваз кичмәсәләр, күзләре сукыраер».

2. Доганы тәһарәт алып, ике рәкәгать яки аннан да күбрәк намаз кылганнан соң гына укырга тырышыгыз.

3. Тәүбә, истигъфар һәм дога кылучы кеше дога кылачак кичәнең көндезен, мөмкинлекләреннән чыгып, фәкыйрьләрне, ятимнәрне сәдәка биреп сөендерергә, күңелен күрергә тиеш. Ире төрмәдә яки хәрби хезмәттә булган хатын-кызларның кайгыларын уртаклашырга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Дога кылудан элек берничә көн ураза тоту да саваплы.

4.Дога кылганда кыйбла тарафына карарга кирәк. Чөнки дога гыйбадэттер һәм гыйбадәт вакытында бәндә кыйблага юнәлергә тиеш.

5. Доганы тавышны бик көчәйтмичә генә кылалар. Тавыш бик әкрен дә, бик каты да булмасын. «Раббыгызга яшерен һәм ялвару хәлендә дога кылыгыз, ялварыгыз» дигән аять («әл-Әгъраф» сүрәсе, 55 нче аять) дога кылганда, тавышыбызның нинди булырга тиешлеген аңлата. Пәйгамбәребез исә: «Әй, инсаннар! Сез дога кылган Аллаһы саңгырау да, телсез дә түгел. Белегез, Ул сезнең белән атланган хайваннарыгызның муены арасындадыр (сезгә шулкадәр якындыр)», — дигән. Коръән-Кәримдә: «Без аңа шаһ тамырыннан да якынрак», — диелгән («Каф» сүрәсе, 16 нчы аять). Монда Пәйгамбәр хәзрәтләре бу аятьне искә төшереп, Аллаһының кешегә якынлыгын белдерү өчен «ул сезнең белән атланган хайваннарыгызның муены арасындадыр» диюе доганы түбән тавыш белән кылуның кирәклегенә ишарәт өчен әйткән булса кирәк. Моннан аңлашылганча, дога кылган кеше тавышын үзе ишетерлек кадәр генә күтәрергә тиеш.

Дога кабул булсын дисәң

Дога кабул булуның кайбер сәбәпләре:

1) Сәфәрдә булу. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Өч доганың кабул булуына шик юк: рәнҗетелүченең догасы, мосафирның догасы, атаның балалары өчен догасы». Сәфәр озак дәвам итсә, аның кабул булачагының ихтималы тагын да арта. Чөнки мондый очракларда кеше туган якларын сагына, төрле авырлыклар кичерә. Шул сәбәпле аның итәгате арта. Ә итәгать — дога кабул булуның әһәмиятле сәбәпләреннән берсе.

2) Кулларны югары күтәрү. Бу югарыда искә алынган дога кылу кагыйдәләренә керә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Дөреслектә, Аллаһы оялчан һәм юмарт. Аңа таба үзенең кулларын күтәргән кеше аларны төшерсә һәм аның өметләре акланмаса, Аллаһыга оят була». Яңгыр сорап дога кылганда. Пәйгамбәр галәйһиссәләм култык астының аклыгы күренерлек дәрәҗәдә кулларын күккә таба күтәргән. Ә Бәдер сугышында мөшрикләргә каршы ярдәм сорап дога кылганда, ул кулын шул хәтле югары күтәргән, хәтта җилкәләреннән япмасы төшеп киткән.

3) Аллаһыга ялварып дога кылу. Бу очракта Аллаһыны еш искә алу күз алдында тотыла. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Бәндә дүрт тапкыр «Әй, Раббым!» дип әйткәннән соң, Аллаһы: «Мин ишетәм сине, әй бәндәм, сора һәм Мин сиңа шуны бирәчәкмен!» — дияр».

Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны кабуллардан кылса иде!

Источник

Коръән укыганнан соң ничек дога кылырга?

Йә Раббым, ошбу сәгатьләрдә, бер Үзеңнең генә ризалыгыңны өмет итеп укыган Коръән аятьләремне, барча кимчелек-хаталарымны гафу кылып, Үзеңнең фазлы рәхмәтең белән кабул итеп ал.

Анда булган әҗер-савапларны галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһү галәйһи үә сәлләмнең рух шәрифләренә ирештереп, рухларын шат кыл, Кыямәт көнендә шәфәгатьләрен безләргә дә насыйп кыл.

Атабыз Адәм галәйһиссәләмнең һәм анабыз Һәүә радый Аллаһү ганһүләрнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл.

Атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, бүгенге көнгә кадәр җир йөзенә килеп киткән барча мөэмин-мөселман кардәшләребезнең дә рухларына ирештереп, рухларын шат кыл.

Зиратларыбызда мәрхүм-мәрхүмә булып, бездән дога өмет итеп ятучы барлык мөэмин-мөселман кардәшләребезнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл.

Миннән (ошбу нигездән) дога өмет итүче вафат булган барлык туганнарымның (әти-әниләремнең, әби-бабаларымның, остазларымның, “догадан ташлама” дип васыять әйткән дусларымның, танышларымның, күршеләремнең) рухларына ирештереп, рухларын шат кыл, аларны миннән риза кыл (теләгәннәрен атасаң да була).

Каберләрен иман нуры, Коръән нуры, Ислам нуры белән нурландырып, дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, кылган изгелекләрен арттыр, актык урыннарын җәннәттә кыл. Укыган Коръән аятьләребезне аларга сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмугъ утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче кыл.

Йә Раббым, ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, маңгай күзләребезгә нур, кальб күзләребезгә нур биреп, үзебезнең балаларыбызның, җитәкчеләребезнең күңелләренә тәүфыйк-һидаять биреп, яши торган дөньяларыбызны Ислам дөньясы кыл.

Малларыбызга бәракәт биреп, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны ярлыка. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне кушаннарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, Үзең риза булырлык итеп үткәрүләребезне насыйп ит.

Моңарчы тәүфикъсызлыкта йөргән бәндәләреңнең күңелләренә иман нуры салып, туры юлларны – мәчет, мәдрәсә юлларын күрсәт.

Өйләнмәгән егетләребезгә, кияүгә чыкмаган кызларыбызга хәерле бәндәләр насыйп кылып, матур гаиләләр корып, динебезне куәтләүче балалар үстерергә насыйп кыл.

Йә Раббым, шушы килгән һәм киләчәк елларны хәерле еллардан кылып, без, бәндәләреңнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын, хаталарын гафу кылып, афәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан имин кылсаң иде.

Үзеңнең киң рәхмәтең белән, мул нигъмәтләреңне күреп сөенергә насыйп кылсаң иде.

Әҗәлләребез җитеп, әманәт җаннарыбызны Үзеңнең хозурыңа тапшырганда җиңел авыру, ансат үлем биреп, ахыргы сүзебезне – “Ләә иләәһә илләлааһ. Мүхәммәдүрасүлүллаһ.»- дип иман белән дөньядан үтүләребезне насыйп итеп, актык урыннарыбызны җәннәттә кыл.

“Раббәнәә әәтинәә фиддүнийәә хәсәнәтәү үә фил әәхыйраати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәәбәннәәр”.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *