Момкин мы сон танышырга

Милли музейда борынгы Анатолия мөнбәрләре белән танышырга мөмкин

Момкин мы сон танышырга. Смотреть фото Момкин мы сон танышырга. Смотреть картинку Момкин мы сон танышырга. Картинка про Момкин мы сон танышырга. Фото Момкин мы сон танышырга

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләрендә кулланылган бизәкләрне Изге Болгар харәбәләрендә дә очратабыз. Халыкара ислам сәнгате көне уңаеннан ачылган «Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләре: мөселман сәнгате шедеврлары» күргәзмәсе шуны раслый.

Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләре күренешләренә багышланган күргәзмә бүген ТР Милли музеенда ачылды. Күргәзмәгә куелган фоторәсемнәр — биш ел дәвамында «ТЮРКСОЙ» халыкара оешмасының Татарстан вәкиле булган Лилия Саттарованың төрек фотографы Исмәгыйль Хайкыр белән уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе.

«Мәчеткә мөнбәр урнаштыру аны Җәмигъ мәчетенә әйләндергән, авылны шәһәр дип атарга мөмкинлек биргән. Мөнбәрләрдәге тарихи язулар ерак гасырлар аша бүгенге көнгә килеп җиткән. Мөнбәрдәге бизәкләрдә мөселман сәнгатенең барлык программасы чагыла», — дип ислам сәнгатенең әһәмиятле өлеше белән таныштырды Лилия Саттарова.

«Безнең үз вакытында бу мөнбәрләрне төшереп калдырырга тырышуыбыз — аларның агачтан ясалган булуына да бәйле. Ә агач мәңгелек түгел — нәзберек материал. 1969 елда бер дини фанатик Аль-Акса мәчете мөнбәрен яндырды. Ә бу XII гасырда куелган кыйммәтле мөнбәр иде. Баксаң аның схемасы да, төгәл фоторәсемнәре дә калмаган», — дип дәвам итте ул.

Күргәзмәдә чагыштыру өчен Изге Болгарда табылган экспонатлар да куелган. «Алтын Урда архитектурасында Анатолия тәэсирен дә күрәбез», дип аңлатты Лилия Саттарова.

Күргәзмә Казанда Төркиянең консуллыгы ярдәмендә оештырылган. Фотоэшләр өчен мәгълүмат татар һәм рус телләрендә бирелгән. Күргәзмә 17 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Источник

Син утырасын контакта, инстаграмда
Э син мине, лайкнул мы сон? Ай
Син минем фотканы, фотканы
Фотканы лайкнул мы сон? Ай
Туктале карале ашыкма э син?
Лайкнул мы сон? Ай
Син минем фотканы, фотканы
Фотканы лайкнул мы сон? Ай
Источник text-pesni.com

Лайкнул мы сон? Ай
Син анын фоткасын, шмоткасын
Фоткасын лайкнул мы сон? Ай
Кайда сон айфон? Кирэк яхшы фон
Лайкнул мы сон? Ай
Син анын фоткасын, шмоткасын
Фоткасын лайкнул мы сон? Ай
Like you my song! Ай

Син минем фотканы, фотканы
Фотканы лайкнул мы сон? Ай
Туктале карале ашыкма э син?
Лайкнул мы сон? Ай
Син минем фотканы, фотканы
Фотканы лайкнул мы сон? Ай

Син анын фоткасын, шмоткасын
Фоткасын лайкнул мы сон? Ай
Кайда сон айфон? Кирэк яхшы фон!
Лайкнул мы сон? Ай
Син анын фоткасын, шмоткасын
Фоткасын лайкнул мы сон? Ай
Like you my song! Ай

Ниндидер анда кызларны! Ай
Ниндидер машиналарны! Ай
Хэм ниндидер егетлэрне, зэнгэр кузле этлэрне
Белмэгэн эллэ кемнэрне! Э мине? Э мине?

Хэзер чакырам Этине
Син бит белэсен ул тиле
Хэм ул сина эйтэчэк
Дустым э син аны!?

Лайкнул мы сон? Ай
Син анын фоткасын, шмоткасын
Фоткасын лайкнул мы сон? Ай
Кайда сон айфон? Кирэк яхшы фон!
Лайкнул мы сон? Ай
Син анын фоткасын, шмоткасын
Фоткасын лайкнул мы сон? Ай
Like you my song! Ай

Лайкнул мы сон? Ай
Син минем фотканы, фотканы
Фотканы лайкнул мы сон? Ай
Туктале карале ашыкма э син?
Лайкнул мы сон? Ай
Син минем фотканы, фотканы
Фотканы лайкнул мы сон? Ай

Источник

Милли музейда борынгы Анатолия мөнбәрләре белән танышырга мөмкин

Момкин мы сон танышырга. Смотреть фото Момкин мы сон танышырга. Смотреть картинку Момкин мы сон танышырга. Картинка про Момкин мы сон танышырга. Фото Момкин мы сон танышырга

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләрендә кулланылган бизәкләрне Изге Болгар харәбәләрендә дә очратабыз. Халыкара ислам сәнгате көне уңаеннан ачылган «Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләре: мөселман сәнгате шедеврлары» күргәзмәсе шуны раслый.

Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләре күренешләренә багышланган күргәзмә бүген ТР Милли музеенда ачылды. Күргәзмәгә куелган фоторәсемнәр — биш ел дәвамында «ТЮРКСОЙ» халыкара оешмасының Татарстан вәкиле булган Лилия Саттарованың төрек фотографы Исмәгыйль Хайкыр белән уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе.

«Мәчеткә мөнбәр урнаштыру аны Җәмигъ мәчетенә әйләндергән, авылны шәһәр дип атарга мөмкинлек биргән. Мөнбәрләрдәге тарихи язулар ерак гасырлар аша бүгенге көнгә килеп җиткән. Мөнбәрдәге бизәкләрдә мөселман сәнгатенең барлык программасы чагыла», — дип ислам сәнгатенең әһәмиятле өлеше белән таныштырды Лилия Саттарова.

«Безнең үз вакытында бу мөнбәрләрне төшереп калдырырга тырышуыбыз — аларның агачтан ясалган булуына да бәйле. Ә агач мәңгелек түгел — нәзберек материал. 1969 елда бер дини фанатик Аль-Акса мәчете мөнбәрен яндырды. Ә бу XII гасырда куелган кыйммәтле мөнбәр иде. Баксаң аның схемасы да, төгәл фоторәсемнәре дә калмаган», — дип дәвам итте ул.

Күргәзмәдә чагыштыру өчен Изге Болгарда табылган экспонатлар да куелган. «Алтын Урда архитектурасында Анатолия тәэсирен дә күрәбез», дип аңлатты Лилия Саттарова.

Күргәзмә Казанда Төркиянең консуллыгы ярдәмендә оештырылган. Фотоэшләр өчен мәгълүмат татар һәм рус телләрендә бирелгән. Күргәзмә 17 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Источник

«Ул миңа якынлашуга ук борынымнан кара кан китә иде». Сихер, бозым дигән әйберләр каян килә?

Момкин мы сон танышырга. Смотреть фото Момкин мы сон танышырга. Смотреть картинку Момкин мы сон танышырга. Картинка про Момкин мы сон танышырга. Фото Момкин мы сон танышырга

Кешеләрнең сихерчеләргә табибларга караганда күбрәк баруы мине гел гаҗәпкә калдыра иде. Хәтта кайбер табибларның да, без белмибез, сихерчегә барып карагыз дип әйткән очраклары була.

Бозым, сихергә кемдер ышана, кемдер уйдырма дип саный.

Минем үземнең дә бозым ясаган очракларны күргәнем булды. Бозым ясалган кешеләр нерв чиреннән интекте, күзләреннән нур китте, ниндидер кеше сүзен кабул итә алмый торган зомбига әверелде.

«Дус кызым бозым ясады»

-Бозымны нәрсәгә ясады дип уйлыйсың, ясаганы турында кайчан белдең?

— Минем белән гел начар хәлләр була башлагач, апаем бер әбигә барырга кушты. Шуннан Алиянең миңа бозым ясаганы турында белеп алдым. Институтта төркемебездә бер генә егет иде. Икебез дә аны ошатты. Гел өчәү каядыр бара идек, бергә кинога йөрдек, бергә ашадык, кичләрен ул икебезне дә өйгә кадәр озатып куя торган иде. Ләкин тора бара без Рамил белән якынайдык. Дус кызым моның белән берничек тә килешә алмады. Мин Рамилне ярата идем. Ә ул безнең арабызга тыкшынырга тырышты. Рамилгә үзенең шәрә фотоларына кадәр җибәрде. Рамил барысы турында да сөйләгәч, Алия белән сөйләшергә булдым.

— Ул сезнең арадагы мәхәббәтне ничек кабул итте?

— Кичерә алмады. Мине егеткә алыштырдың, диде. Өенә сөйләшергә дә алып кермәде. Салкын көнне урамда сөйләшеп тордык. Мин аннан Рамилне онытуын, яңадан дус кызым булуын сорадым. Ул минем йөземә карап кычкырып көлде. Ниндидер ачы, күңелдә шом калдыра торган көлү иде ул. Әле дә шул көлү башымнан чыкмый. «Бәхетегез булмас, мин ант итәм!» диде. Мин әллә нинди халәттә өйгә кайтып киттем.

— Үзеңне кайчан начар хис итә башладың?

— Шул ук көнне. Төнлә белән бөтен башларыма кайнар су түккән сыман булды. Бөтен тәнем кызышты. Күз алларым караңгыланды. Тамаклар кипте. Без Рамил белән бергә машинада утыра идек. Ул минем халәтемне күреп, тизрәк табиблар чакыртты. Алар кул гына селтәде. Мине хастаханәгә алып киттеләр. Рамил киемнәр артыннан китте. Рамил янымнан китүгә үк хәлем рәтләнде, үземне яхшы хис итә башладым.

— Димәк, Рамил синең янда булганда син үзеңне начар хис иткәнсең?

— Әйе. Ул миңа якынлашуга ук хәлем китә, башым әйләнә башлый иде. Борынымнан туктамый кара кан акты.

— Рамил белән араны өздеңме?

— Юк. Минем аннан китәсем килмәде. Рамил генә минем өчен курыкты. Ул да аңламады. Көнозын минем кәеф әйбәт, аның белән очрашуга ук хәлем китә, авырый башлыйм. Ул да сәбәбен озак вакыт аңышмый торды. Гаеп үзендә икәнен аңлагач, минем яныма килүдән туктады.

— Ә телефоннан аралашканда да хәлең киттеме?

— Ул әби ярдәм иттеме?

— Килеп керүгә үк башкаларга чыгып китәргә кушты. Сиңа бозым эшләгәннәр кызым, диде. Мин куркуга калдым. Ул миңа борчылмаска кушты. Үзе мунча ягарга китте. Ниндидер үләннәр төнәтмәсе эчерде. Хәлсезләндем. Ул мине ләүкәгә алып салды. Эченнән нәрсәдер укый, ә минем башым ярыла. Кычкырасым, мунчадан чыгып чабасым килә. Ләкин хәлем генә юк. Ул арада әбинең тавышы көчәя, мин чыдый алмый аңымны җуйдым. Борынымнан, авызымнан кара кан акканын гына хәтерлим.

— Ничек аңыңа килдең, нәрсә хис иттең?

— Җиңеллек. Рамил мине алырга килгән иде. Теге төннән соң беренче тапкыр мин аның янында тыныч күңел белән утырып кайта алдым. Әби бозым бүтән юк диде. Эшләгән кешесенә авырга туры киләчәге хакында да әйтте. Өч көннән соң синең яныңа килер, өеңә кертмә аны дип кисәтте.

— Өч көннән соң дус кызың килде.

— Әйе. Ул әллә нишләгән иде. Чәчләре тузгыган, кашлары җыерылган, юләрләнә башлаган кешегә ошап калган. Киемнәре тузанга буялып беткән. Ул җирне тырмый, тырмый өйгә кертергә сорады. Кычкырды, елады. Мин бик каты курыктым. Үзем янына чыгып булышасым килде. Ләкин әбинең кисәтүләре буенча янына якын да бармадым.

— Ул кыз хәзер ни хәлдә соң?

— Ул юк инде. Өемә килеп кычкырып елаганнан соң, бер атна да тормый, ул авариягә эләкте. Грузовик астына үзе ташланган икән дигән хәбәрләр дә булды. Ул вакытта аны таный торган да түгел иде. Машина бәрдергәннән соң ул берникадәр вакыт аек акылында ятты. Мин авария турында белгәч, аның янына бардым.

— Күземә карады. «Бәхетең булмас, бәхетеңне үзем белән алып китәм» дип, кулыма ябышырга тырышты, мин киттем. Янына бармадым. Артымнан ачыргаланып кычкырды да, буыла башлады. Аның соңгы сүзләре шулар иде.

«Иремне гаиләдән алып китте»

Бозымнан булыша, кешеләрне дога белән дәвалый торган дип даны чыккан әбигә мин дә барып кайтырга булдым. 35 булса да, бу апа никтер үзен әби дип атарга куша. Аның ишек төбендә кеше җыелган иде. Шунда таныштым да инде мин Мәликә апа белән.

«Ирем белән бергә 24 ел яшәдек. Бу вакыт эчендә күпне күрдек. Ул бөтен эшләгәнен өйгә алып кайтырга тырышты. Атнага бер тапкыр булса да, икебез генә чыгып китеп йөри идек. Балаларны яратты. Нишләтергә белмәде. Гел кулларында гына күтәреп йөри идек. Өебездә көн саен диярлек кунак булды. Ирем шундый ачык булганга, безгә кешеләр бик нык тартыла торган иде. Мин каршы килмәдем. Ләкин ярты ел элек иремне алыштырып куйган сыман булды. Ул өйгә соңарып кайта, балаларга тавыш күтәрә башлады».

— Аны башка хатын-кыз үзенә каратырга тырышканы хакында ничек белдегез?

— Аның кесәсеннән төргәк чыкты. Ул төргәктә ниндидер миңа аңлашылмаган язулар, ике балдак, чәчләр иде. Төргәк үзе канга буялган. Башта бу төргәкне күреп бик нык аптырадым. Аннары иремнән сорарга булдым.

Ул нәрсә дип җавап бирде?

— Төргәкне кулымда тотканны күреп җикеренде. Кулымнан көчләп тартып алды. Үз баласыдай йөрәгенә куйды. Миңа томан төшкән сыман күзләре белән карады да, яңагыма китереп сукты. «Күралмыйм» диде. Мин шок хәлендә җиргә әкрен генә шуып төштем. Ирем миңа беренче тапкыр кул күтәрде. Ул теге төргәкне кулыннан да ычкындырмады. Каядыр гел яшерергә тырышты. Нишләргә дә белмәгәч, дус кызым миңа монда килергә кушты.

— Килүгә үк миңа иремнең төргәген алып килергә куштылар. Мин бер атнадан соң яшереп кенә ул төргәк белән килдем. Әби миңа кыйблага карап, урындыкка утырырга кушты. Утырдым. Төргәкне баш өстемә куеп ул догалар укый башлады. Бөтен тәнем әллә нишләде. Мин аягыма торып бастым. «Селкенмә» диде. Аякларым җиргә ябышкан сыман булды. Катып калдым.

«Хәзер синең ирең киләчәк, күзенә кара, ни генә әйтсә дә күзеңне аласы булма» диде. Ирем минем кая киткәнне дә, бу әбине дә белми иде. Әбинең бу сүзләре мине аптырашта калдырды. Башта ышанмадым да. Бүлмәгә атылып ирем килеп керүгә шок башланды. «Күзенә кара» дигән сүзләр башымдагы бөтен уйларны томалады. «Каһәр суккыры. Күрәсем дә килми сине, ычкын» диеп ул миңа кычкыра башлады. Мин,0 әбинең сүзләрен исемдә тотып, аның күзенә карадым. Томау төшкәнен күрдем. Аның карашы, элекке шикелле була башлады. Ул инде башын югалткан юләргә охшамаган. Әби ул арада доганы укып бетерде. Миңа кулыма ниндидер үләннәр тоттырды. Өйгә кайткач, шушы үләннәрне өйгә төтенен чыгарып, бөтен җиргә таратырга кушты. Иремне сихерләгән хатын буылачак, безгә киләчәк диде. Шулай булып чыкты да. Ул өйгә килде. Елап гафу үтенде. Безнең таныш хатын булып чыкты. Тормышыбыздан көнләшкән. Иремне тартып алырга теләгән. Әби әйтүе буенча, ул бала алып кайта алмаячак. Гөнаһы өчен җирдә дә җәфа чигәчәк.

Әби дигәннәре 35 яшь тирәсендәге апай иде. Аңа әби дип эндәшү миңа бик сәер тоелды.

Журналист буларак янына килсәм дә, ул миңа да догалар белән булышырга булды. Утырдым, ни әйтер дип көтәм. «Билең авырта икән, кызым», дип ул кулы белән билемә кагылды. Аркамнан җылы йөгерде. Мин андый кешеләргә артык ышана торган кеше түгел. Ләкин авырткан җиремә дөрес кулын куйганы әзрәк тәэсир итә алды. Алга таба тормыш юлым, ниләр булганы турында сөйләде, кайбер уйларым турында киңәшләрен бирде. «Күз тигән сиңа. Инде 3-4 ел бар. Ничек әлегәчә түзеп килдең. Башларың авыртып, чыдый алмый елап ятканың булгандыр» ди. Бу сүзләре күңелгә тия алды. Чыннан да кайвакытта баш авыртуына чыдый алмый, яшиселәр килмәгән чаклар булгалый иде. Яшисе килми бик көчле әйтелгән булса да, башкача ул авыртуны аңлата алмый идем. Ничек кенә тормыш турында сорарга теләсәм дә, үземне тыеп калдым. Үземне кызыксындырган эш сораулары бирергә керештем.

— Ничә ел буе кешене дәвалыйсыз?

— 16. Кечкенәдән үк кемнең үләсе, нинди авыруы барлыгын белә идем. Әни миннән куркып яшәде. Кечкенә вакытымнан ук үләчәк кешенең исемен әйтеп бардым. Аны да әйтермен дип курыккандыр инде. Кызганыч, Әни турында да төш күрдем. Бер атна да тормады, бу дөньядан китеп барды.

— Кешеләр күп киләдер.

— Әйе. Хәзерге заманда сихер, бозымнан күп әйбер юк. Килгән кешенең икенсендә бозым. Ир-атларны карату өчен эшләгән сихерләр. Елап киләләр. Булышам, нишлим инде.

— Ир-атлар да еш киләмени?

— Әйе. Хатын-кыздан күп ир-ат. Хатынын яраткан да, аңа кадәр ошатмаган хатын-кызга карый башлаган. Теләмичә янына барам, нишлим дип киләләр. Чыннан да сихер ясаганнар. Андыйларга булышуы да авыр.

— Күп көч таләп итә. Әгәр озакка сузып йөриләр икән, кайберләреннән ул сихерне алып та булмый. Үлгәнче шулай йөрергә мәҗбүр булалар. Андыйларга карап, йөрәк әрни. Нигә генә бармый хәзер кешеләр.

Бозымнан саклану чарасы бармы соң?

— Юк. Бозымнан берничек тә сакланып булмый. Догалар укырга кирәк. Гел чистарынып торырга. Башкача бозымнан сакланып калып булмый. Әгәр дә үзегезне начар хис итсәгез, яшисегез килмәсә, сездә бозым. Тизрәк догалар укыгыз, чистарынырга барыгыз. Бу дөньяда яшәве дә куркыныч хәзер.

Кызганычка, әби белән озак сөйләшеп торып булмады. Аның ишек төбендәге кешеләре бик күп иде. Бөтенесен дә карап бетермичә, ул йокларга да ятмый, ял да итми икән.

Догалар белән кешегә ярдәм итүчегә бардым, бозым, сихер ясаучыга да бармый кала аламмы соң инде? «Бозым ясый» дип танылган кешене эзләп таптым.

Килеп керүгә үк миңа кулыма папка тоттырдылар. Сихерчеләрнең үз прайслары да бар икән. Шаккатырлык!

Үлемгә бозым 35 мең;

Кешене кире үз халәтенә кайтару 24 мең.

Кайсын телисең сайла!

Караңгы бүлмәгә кереп утырдым. Ничектер рәхәт түгел, шомлы иде бу бүлмә.

«Куркасыңмы? Дөрес эшлисең. Мин бит сине нәрсә телим, шуны эшләтә алам», дип сүзен башлады ул.

Сихер, бозым ясыйсыз, курыкмыйсызмы?

— Нигә? Миңа кеше начарлык эшлим дисә, мин аны бик тиз генә үз кулыма ала алам. Бер фотосы, чәче, онытып калдырган яулыгы да җитә.

Бозым ясарга сорап килүчеләр күпме?

— Санап бетергесез. Мин эшләгән бозымнар бик күп булды. Ничә кешенең гомерен алдым.

— Теге дөньяда җавап бирәсе булса?

— Мин әле яшим бит. Яшәгән вакытта сихер, бозым ясаячакмын. Кызлар килә. Елыйлар. «Ул мине яратмый. Карат, диләр. Каратам. Ул авыр түгел. Ләкин үзләре генә ахырдан үкенеп килә. Егет белән бергә торып карыйлар да, яратмаганнарын аңлыйлар. Егетнең кирәге калмый. Алар аны ташлап китә. Ә егет кызга бәйләнгән, аннан башка яши алмый. Кайберәүләр шулай үз-үзләренә кул да сала.

— Килә. Алар акча сорап килә. Бизнес партнерларына бозым ясый. Көнләшәләр. Үзләренең эшләп аласылары килми. Бозым ясап, алар дәрәҗәсенә ирешәселәре килә. Ирешәләр дә.

— Сез шундый җиңел генә барысы хакында да сөйлисез.

— Әйткәнемчә, мин курыкмыйм. Миннән курыксыннар.

Сихер эшеннән туктарга уйлаганыгыз юкмы?

— Юк. Ул акча китерә. Син айга эшли алганны мин көнендә эшлим. Дөрес җиргә килмәгәнсең, балам. Син дә миңа ошагансың бит.

— Ни әйтәсез, аңламыйм.

— Кеше ачуыңны чыгарса, ул кешегә нәрсәдер була. Әйеме? Тик син генә куркасың. Кеше турында начар уйламаска тырышасың. Кешегә берәр нәрсә булыр дип уйлыйсың. Дөрес уйлыйсың. Җәбер кылса, җавабын тота. Тик синең булышлыкмы, әллә юкмы, анысы мөһим түгел. Миннән дә ябылып утырасың.

-Блок куйгансың. Миңа каршы блок куйганнарын яратмыйм. Андыйлардан энергия алып булмый. Минем сиңа бер генә киңәшем бар. Кешене жәлләп, кеше авыруын алма.

— Була. Кулың белән кагылып, миңа күчсен иде дип теләгәнең бармы?

— Бар. Сез каян беләсез?

— Әле дә аңламагансың. Син миңа охшаган. Икенче алай эшләмә. Үзеңдә калдырасың. Ул авырудан котыла алмыйсың. Кеше рәтләнә, үзең авыртасың. Ә хәзер, кит әле яме. Миңа блок куйма.

Психотерапевт: «Бозым дип уйлаучы кешеләрдә нерв авырулары була»

Бу темага кагылышлы сорауларны КФУ Психология һәм белем бирү институты доценты, психолог, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллинга бирдем.

«Сихер термины элекке заманнан килгән. Кеше нәрсәдән авырганы турында белмәгән һәм нәрсә белән булса да аңлатырга тырышып, сихер, бозым дип атаган. Кешенең нидән үлгәне турында белергә тырышмаганнар.

Дин әһеле: Ислам бозым барлыгын таный

Дин ягыннан бозым, сихергә мөнәсәбәт нинди? Бу хакта «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.

«Дин ягыннан караганда, бозым, сихер, күз тию бар. Без мөселманнар буларак сихергә дә ышанабыз. Сихер ул хак, бар. Сихер, бозым ясау бик зур гөнаһ санала. Сихер белән шөгыльләнүче кешеләрне җәһәннәм уты көтә. Кем шуның белән шөгыльләнеп ялгышканын аңласа, тәүбә кылсын. Аллаһыдан гафу үтенсен.

Өшкерү дә хак. Кеше дога белән дәвалый икән, ул хак. Анда йөрергә ярый. Фатирда кабул итәм дигән кешеләр була икән икән, андый җиргә бармасаң хәерлерәк.

Бозым, сихер бар, диләр. Ышану, ышанмау һәр кешенең үз эше. Бозым эшләүчеләр алга таба нәрсә буласы турында да уйласын иде. Кешене ирегеннән мәһрүм итеп, көчләп яраттырып әле бер кешенең дә бәхетле булганы юк. Сиңа дигәне була. Үз вакытында килә, бәлки шуны кеше аңласа, бәхетсез тормышлар да әзрәк булыр иде.

Источник

Мине иремнең абыйсы ярата

Момкин мы сон танышырга. Смотреть фото Момкин мы сон танышырга. Смотреть картинку Момкин мы сон танышырга. Картинка про Момкин мы сон танышырга. Фото Момкин мы сон танышырга

Сезнең укучылар арасында минем хәлдә калган кешеләр юкмы икән, алар мондый очракта нишләделәр икән, киңәш бирмәсләрме?
Иремнең абыйсының үземә күзе төшүен мин беренче күрешүебездә үк сиздем. Без әле ул чакта өйләнешмәгән идек, булачак ирем мине әти-әниләре белән таныштырырга авылларына алып кайтты. Бер шәһәрдә яшәсәк тә, әле абыйсы белән дә очрашып танышырга туры килмәгән иде. Алар ике генә бертуган. Абыйсының өйләнгәнен, ике кечкенә балалары барын белә идем. «Абыйларга кунакка барыйк», – дип, ул мине берничә тапкыр чакырып карады. Нигәдер, аягым тартмады – гел суздым. Юкка булмаган икән.
Абыйсы ул көнне берүзе генә кайткан иде. «Кечкенә кыз азрак авырып тора, шуңа өйдә калдылар», – диде. Ишектән керүгә безнең күзләр очрашты. Шунда ук дерт итеп куйдым: ул миңа энесенең булачак хатынына караган кебек кенә карамады. Күзләрендә бөтенләй башка кызыксыну иде. Үкенеч тә бар кебек иде. Хатын-кыз мондый нәрсәләрне бик тиз сизә бит.
Шул кайтуда ук, ялгызымны гына туры китереп: «Их, син миңа нигә азрак алданрак очрамадың икән?» – диде. Мин, әлбәттә, берни дә аңламамышка салыштым. «Нигә алай әйтәсез?» – дип тә кайтарып сорамадым.
Дөресен әйтәм: әгәр алданрак абыйсын очратырга туры килсә, мин дә иремне түгел, абыйсын сайлаган булыр идем. Алар бер-берсеннән бик нык аерылалар. Абыйсы күпкә чибәррәк, буе да озынрак. Спорт белән шөгыльләнә – гәүдәсенә карауга бу күренеп тора. Кызык сөйли белә – авызына гына каратып тора. Тик иремнең холкы әйбәтрәк, ул тынычрак, сабыррак, иплерәк. Мин аны беренче чиратта шуның өчен якын иткән идем.
Без өйләнешеп ирем белән бергә яши башлагач, абыйсы, әле бер, әле икенче сәбәп табып, безгә кергәли башлады. Ирем юкта да килеп керә. Минем эшем шундый – күбрәк өйдән эшлим. Ул шуңа күрә кайчан керсә дә, өйдә булганымны белә. Ишек төбеннән дә кире бора алмыйм – иремнең абыйсы бит. Күп вакыт: «Үзебезгә кадәр кайтып йөрергә ерак, бер чынаяк чәй генә эчеп чыгыйм әле», – дип килеп керә ул. Әйтәм бит, ничек аңа: «Юк», – диясең, өйгә узарга чакырам, табын әзерлим. Сөйләшергә, янында утырып, бергә чәй эчәргә туры килә. Ә аның сүзе гел бер тирәдә әйләнә: һаман үзенең мине ошатуын әйтергә тели.
Ике атна күренмәгән иде, кичә тагын керде менә. Ишектән керүгә кочаклап алды: «Сагындым», – ди. Юк, туганы кебек кенә кочакламады ул мине, бөтенләй башкача итеп – ир-ат яраткан хатын-кызын кочаклаган кебек кочаклады. Озак кына җибәрми торды әле. Үзем дә онытылып китеп кочагында басып торганмын. Юк, әрсезләнмәде ул, ничектер, шулай килеп чыкканга үзе дә уңайсызланды. Һәрвакыттагыча чәй куйдым, аны да эчмәде. Миңа карап тик утырды. «Ничек яшәргә дә белмим хәзер. Күңелем гел сиңа тартыла. Дөрес түгел икәнен дә беләм, әмма үземне бернишләтә алмыйм. Ике атна сезгә кермичә тордым менә. Шуннан артыгына түзә алмадым, аякларым үзләре сиңа алып килде», – ди. Мин аны сүзсез генә тыңладым. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Күңелемнең аңа тартылуын күзләремнән болай да күрәдер инде ул.
Киткәндә ул мине тагын кочаклады һәм үпте дә. Ирем болай итеп үпми шул.
Абыйсы артыннан ишекне ябуга еларга тотындым – көчкә тынычландым. Үз-үземне күралмыйм. Мин бит аңа: «Юк!» – дип әйтергә тиеш. Акылым белән моны аңлыйм, тик йөрәгем тыңламый. Ирем бу хакта белсә, абыйсын мәңге кичермәячәк – ике туган арасын бозарга хакым юктыр. Минем күңелдә ниләр кайнаганын белсә, ниләр буласын да күз алдыма китермим – шулкадәр ярата бит ул мине. Бала табуымны көтә. Ә мин әлегә куркам – башта уйларымны тәртипкә салырга кирәк. Тик моны нәрсәдән башларга гына белмим. Абыйсына: «Башка безгә кермә», – дип әйтүдәнме икән? Әллә иремә моны ничектер белгертергәме соң? Кайсы дөресрәк булыр икән? Ялгышасы бер дә килми бит. Мин ялгышсам, берьюлы ике гаилә җимереләчәк бит хәзер. Киләсе атнага олы кызларының туган көне, безгә дә барырга туры киләчәк. Үземне аларда ничек тотармын, бүгеннән үк куркам.
Лилия, Казан. (Исемемне үзгәртеп яздым.)

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *